Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Яңа фатир – яңа фатир инде: авария хәлендәге йортлардан күчерелгән минзәләлеләр ничек яшәп яталар?

Гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча торак төзелешенә безнең район республикада иң беренче булып керешкән иде. Әлеге программа буенча 2013-2017 елларда районда 34 торак йорт төзелде, 136 гаилә яңа торакларга күчерелде. Яңа фатирларга күченүчеләр ничек яшәп яталар? Шушы хакта фикерләрен белештек.

Сораштырды Флүрә МУСИНА
Дания Хаматханова, Ленин урамы, 106 нчы йорт:
–Без моңа кадәр М.Җәлил урамындагы 63 нче йортта яшәдек. Ул чакларны искә дә төшерәсе килми. Ничек яшәдек икән, дип уйлыйм. Ул йорт ике катлы 8 фатирлы иде. Мичкә утын ягышлы булды, су кермәгән, суны икенче урамнан колонкадан ташыдык.Юынтык суны урамга чыгарып түгә идек. Шушындый шартларда 3 бала белән яшәдем, фатирыбызның мәйданы 36 кв.м иде. Иске фатирның  суммасы (1 кв.метр өчен 11 мең сумнан) яңа торак өчен башлангыч взнос итеп түләнде. Найм килешүе төзедек, хәзер ай саен 3400 сум түлибез. Яңа йортка күченүебез безнең өчен зур шатлык булды. 2016 елда күчендек. Бөтен уңайлыклар тудырылган, фатирыбыз якты, иркен, җылы, дип сөенеп яшибез. Өстәвенә ул шәһәр үзәгендә, эшемә дә якын. Биредә кызым  Лилия белән яшибез, башка кызларымның үз тормышлары хәзер. Фатирыбыз ике бүлмәле, мәйданы элеккесеннән бермә-бер зуррак, 68 кв.м. Йорт янәшәсендә 5 сутый участогы да бар, үзебезгә җитешле яшелчәсен үстерәбез.

 

Валентина Уварова, Изыскательләр урамы, 4/8 “В” йорт, 4 нче фатир (төп рәсемдә Ильмира Аксюкова белән):
– Элек М.Җәлил урамындагы 65 нче йортта 16 гаилә яшәдек. Йортыбыз бик тузган, түбәсеннән хәтта су ага иде. Фатирымның мәйданы 30 кв.м били, берүземә шушы җитә. Хәзер ай саен 3500 сум социаль ипотека түлим, алга таба түләү күбрәк тә булачак. Ләкин бик канәгать мин яңа фатирлы булуыма. Монда ванна һәм барлык уңайлыклар, автоном газ казаны эшләп тора, кайчан телим, шунда җылылыкны ачам. Рәхәткә чыктык.
 

Ильмира Аксюкова, райбашкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенең баш белгече:
–2005 елдан башлап 2017 елга кадәрге чорда Дәүләт торак фонды аша 439 гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты, шул исәптән “бюджет хезмәткәрләре” категориясе буенча 34 гаилә социаль ипотека программасында катнашып, яңа торак алды. Хәзерге көндә социаль ипотека программасы буенча 14 граждан чиратта тора.

Әлеге мәкаләне тулырак "Минзәлә" газетасында укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев