РИА Новости хәбәр иткәнчә, Россия банкы 2022 елда халык кулында булган тимер акчаларны җыеп алу пилот проектын тормышка ашырачак.
Моның өчен махсус кабул итү җиһазлары кулланылачак.
Үзәк банк мәгълүматлары буенча әйләнештә 69,126 миллиард данә монета йөри. Аның гомуми суммасы 113,2 миллиард сум тәшкил итә.
Нет комментариев