Алдагы еллардагы кебек быел да, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы һәм «Минзәлә» район газетасы ярдәме белән «Самый Классный Классный» конкурсы узачак.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Әлеге конкурс сыйныф җитәкчеләре арасында үткәрелә. Узган елда җиңүче булган сыйныйф җитәкчеләре быелгы конкурста катнаша алмый. Исегезгә төшерәбез. 2021 елда әлеге титулга 1нче урта мәктәп укытучысы Елена Юлдашева, ә 2022 елда — гимназия укытучысы Рәзинә Гимадиева лаек булган иде. Алар РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тарафыннан бирелгән 35 000 сум акчага ия булды.
Конкурс быел да, гадәттәгечә, 3 этапта уза.
1 нче этап безнең ВКонтактедагы «Мензелинск news — Мензеля онлайн» төркемендә https://vk.com/topic-33406771_50262656 13-27 ноябрь аралыгында уза. Әлеге этапта ата-аналар, укучылар үз кандидатларын тәкъдим итәләр. ВКонтактеда иң күп кеше тарафыннан тәкъдим ителгән сыйныф җитәкчеләре 2нче этапка уза.
2нче этап исә — тавыш бирү этабы. Ул 4-14 декабрь көннәрендә узачак. ВКонтактеда иң күп кеше тарафыннан тәкъдим ителгән сыйныф җитәкчеләре өчен menzela. ru сайтында тавыш бирү оештырыла. Иң күп тавыш җыючы җиңүче була.
3нче этап — бүләкләү. Иң күп тавыш җыйган сыйныф җитәкчесен 35 мең сум күләмендә бүләк көтә.
Нет комментариев