2024 елда Минзәләдә 113 пар гаилә корган
Җәмгыять

2024 елда Минзәләдә 113 пар гаилә корган

Гаилә – дәүләтнең, илебезнең нигезе.

Районның ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә (җитәкчесе Анна Куприянова) 2024 нче елда 113 парның никахы теркәлгән. Гаилә елында туй уздырган әлеге яшь парларның бер-берсен хөрмәтләп, күркәм гаилә булып яшәүләрен теләп калабыз.

Чагыштыру өчен: 2023 елда гаилә коручылар 111 пар булган.


Нет комментариев