Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айдар Сәлимгәрәев: Иң зур медиакомпаниябез – «ТАТМЕДИА» АҖнең 15 еллык юбилее уңаеннан чын күңелемнән котлыйм

Сезгә җаваплы эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, яңа идеяләр һәм яңа казанышлар телим!

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне иң зур медиакомпаниябез – «ТАТМЕДИА» АҖнең 15 еллык юбилее уңаеннан чын күңелемнән котлыйм. Байтак еллар эшләү дәверендә бихисап эшләр башкарылды – басма матбугат, радио, телекомпанияләрдән, электрон чыганаклардан зур челтәр булдырылды. Шунысы куанычлы, АҖнең барлык филиаллары да замана таләпләренә бик сизгер һәм бүгенге көндә аудитория ихтыяҗларын тулы күләмдә канәгатьләндерү өчен үзгәрергә әзер. Әйтеп үтәргә кирәк, соңгы ике елда гына да җитди үзгәрешләр күзәтелә. Алар арасында: яңа проектлар һәм кызыклы рубрикалар, медиамәктәп, тәэсирле презентацияләр һәм потенциаль аудитория белән очрашулар. 
Сезгә җаваплы эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, яңа идеяләр һәм яңа казанышлар телим!

Хөрмәт белән, 
Айдар Сәлимгәрәев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X