Әтрәкледә тыл ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Җәмгыять

Әтрәкледә тыл ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Мирзагали Хәмәтвәлиев 1929 елның 12 сентябрендә дөньяга килә

Минзәлә районы Әтрәкле авылында тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мирзагали Хәмәтвәлиевны 95 яшьлек юбилее белән котладылар. 

Мирзагали Хәмәтвәли улы үзенең хезмәт юлын совхозда эшләүгә багышлый: механик була, кырларда эшли. Пенсиягә «Җиңүгә 30 ел» совхозыннан чыга. Аның бик күп рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, алар аларга 6 онык һәм 8 оныкчык бүләк итәләр.


Нет комментариев