Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтендөнья сыйфат көне −2023

Бөтендөнья сыйфат көне — ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә торган чара. 2023 елда Сыйфат көне 9 ноябрьдә билгеләп үтелә. 2023 сыйфат атнасы 6-12 ноябрьгә туры килә.

Бөтендөнья сыйфат көне һәм Сыйфат атнасы «Россия — сыйфат билгесе булган ил»- девизы астында узачак.

Россиядә Сыйфат көнен 2016 елда билгеләп үтә башладылар. Чараның максаты — кулланучылар базарында продукция сыйфаты һәм күрсәтелә торган хезмәтләр проблемасына игътибар җәлеп итүгә багышланган, халык арасында мәгърифәтчелек эше үткәрү.

Сыйфат проблемасы — дөньяның алдынгы илләренең икътисадындагы өстенлекле проблемаларның берсе. Нәкъ менә сыйфат һәр предприятиедә, һәр тармакта, һәр ил эшчәнлегендә уңышка ачкыч булып тора.

Моннан тыш, хәзерге вакытта акция исемендәге «сыйфат» сүзен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты белән генә түгел, тормыш сыйфаты белән дә бәйлиләр, ул экология, аңлы куллану, социаль өлкә, традицияләр, сәламәт тормыш итү рәвешенә бәйлиләр.

Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкогольинспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллыда һәм районнарда продукция иминлеге һәм сыйфат олкәсендә халык белеме дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чаралар планлаштыралар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев