Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Солтанов Ильяс Шәех улы белән хушлашу була

Ветеранга 98 яшь иде.

Ильяс Шәех улы 1925 елның 7 апрелендә Актаныш районының Иске Әгъбәс авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли. Армиягә 1944 елда Актаныш РВКсыннан чакырыла. 1944 елдан 1951 елга кадәр СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. 1944 елның ноябреннән 1945 елның апреленә кадәр курсант; 1945 елның апреленнән 1946 елның маена кадәр — зарядкалаучы; 1946 елның маеннан 1951 елның августына кадәр — танк командиры. 1959 елда Казан югары партия мәктәбен тәмамлый. Актаныш район башкарма комитеты рәисе урынбасары, икенче секретарь булып эшли.

1953 елда өйләнә, Солтановлар гаиләсе 1961 елда Минзәлә шәһәренә күченә. Хатыны Мәрзия Салиховна белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. 3 оныгы, 6 оныкчыгы була. Минзәлә шәһәрендә Ильяс Шәех улы район комитетында башта инструктор булып эшли, соңыннан авыл хуҗалыгы идарәсенә күчә; май-сыр комбинаты директоры; ГПТУ-52 директоры булып эшли.

1981 елда лаеклы ялга чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев