Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дания Ямалетдинова: хезмәт һәм сабырлык үрнәге

Дания Ямалетдинова үткән тормыш юлы — ул һөнәр турында хикәя генә түгел, рух көче, ныклык һәм үз эшеңә тугрылык үрнәге.

«Авыл яши» республика проекты кысаларында Минзәлә районы Усай авылы китапханәсендә авыл хуҗалыгын үстерүгә багышланган күргәзмә эшли һәм ул яңартылып тора. Әлеге проект кысаларында китапханәдә актив укучылар һәм һөнәр ияләре белән даими очрашулар булып тора. Шундый бер очрашуда «Кама Беконы» ҖЧҖның сыер саву операторы Дания Ямалетдинова үз һөнәре турында сөйләде.

Тупач авылында туып үскән Дания Рәис кызы сөйгәне Габденур белән 1989 нчы елда гаилә кора, икесе дә бергәләп авыл хуҗалыгында тырышып эшлиләр, кайната-кайнана белән тату яшиләр. Дания 36 ел сыер савучы булып эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплый һәм сөт җитештерү үсешенә зур өлеш кертә. Тырыш хезмәте күп төрле рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнде. Китапханәдәге очрашуда ул заманча технологияләр килү белән сыер саву эшенең уңай якка үзгәрүен билгеләп үтте, саву аппаратлары, терлекләрнең сәламәтлеген контрольдә тоту системалары, автоматлаштырылган ашату линияләре турында сөйләде.

Яңа технологияләр җиһазлар һәм методикаларны үзләштерү даими укытуны, үз өстеңдә эшләүне таләп итә. Әмма, Дания Раесовна ассызыклаганча, техник прогрессны исәпкә алып та, сөт җитештерү элеккечә үк физик тырышлык, сабырлык, хайваннарны ярату, нәтиҗә өчен җаваплылык таләп итүен сөйләде. Тормыш сынаулары Даниянең ныклыгын язмыш күп тапкырлар сыный: 13 ел элек улы Дамир фаҗигале рәвештә һәлак була. Өч ел элек ире Габденурны югалта.

Мондый авыр югалтулар тормышта теләсә кемне сындырырга мөмкин, ләкин Дания үзендә яшәргә һәм эшләргә көч тапты. Авыр вакытларда төп таяныч аның якыннары, кызы һәм оныгы була. Аларның кайгыртуы һәм рухи ярдәме иртәгесе көнгә ышаныч биреп, оптимизмын сакларга һәм хезмәт итүен дәвам итәргә булыша. Дания Ямалетдинова үткән тормыш юлы — ул һөнәр турында хикәя генә түгел. Бу рух көче, ныклык һәм үз эшеңә тугрылык үрнәге.

Чыганак – Усай авылы китапханәсе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев