Казанда «Россия халыкларының традицион костюмы» бөтенроссия фестивален үткәрәчәкләр
Фестиваль илнең төрле төбәкләреннән килгән осталарны, рәссамнарны һәм иҗади коллективларны берләштерәчәк
Казанда «Россия халыкларының традицион костюмы» бөтенроссия фестивале узачак. Фестиваль 4-6 сентябрьдә булачак, дип хәбәр итте ТР Мәдәният министрлыгы.
Мәдәни вакыйганы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән В.Д.Поленов исемендәге Дәүләт Россия халык иҗаты йорты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге оештыра.
Конкурсның төп вакыйгасы булып соңгы дүрт елда ясалган костюмнар һәм курчаклар коллекцияләре бәйгесе торачак. Программа шулай ук күргәзмәләр, ярминкә, гала-концерт һәм конкурс эшләренә аналитик күзәтүне үз эченә ала.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2026 елның 7 августына кадәр кабул ителә. Аларны Мәскәү Оештыру комитетының электрон почтасына юлларга кирәк: narodovrossii@bk.ru. Элемтә өчен телефон: 8 (495) 628-31-32.
Тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев