Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Контракт хезмәт – чын ир-егетләр өчен

Бүген без Казан шәһәре контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының өлкән инструкторы, прапорщик Илназ Илдар улы Галәветдинов белән әңгәмә кордык.

Әңгәмәдәш – Дифиза Нуриева

–Хәерле көн, Илназ Илдарович, сезнең оешма нәрсә белән шөгыльләнә?

–Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты контракт буенча хәрби хезмәт итәргә теләк белдергән гражданнарны сайлап алу, рәсмиләштерү белән шөгыльләнә.

–Контракт күпме вакытка төзелә?

–Контракт 1 елга төзелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 елга контракт төзегән гражданнар Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан 195 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү ала.

–195 000 сумнан тыш, контракт төзегән гражданнар нинди түләүләргә өмет итә ала?

–195 000 сумнан тыш, безнең төбәк, региональ түләүләр каралган азсанлы төбәкләрнең берсе, шуңа күрә контракт буенча хәрби хезмәткә кергән гражданнар Татарстан Республикасыннан 205 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Региональ түләү Татарстан Республикасы хәрби комиссариатларында контракт төзегән башка төбәкләрдән килгән гражданнарга да каралган. Шуның нигезендә Татарстан Республикасында контракт буенча хәрби хезмәткә китүче гражданнар 400 000 сум акча ала.

–Матди стимул турында сөйләшүебезне башлангач, махсус операция уздыру зонасында катнашучы хәрбиләр нинди акчалата түләүләр ала?

–Махсус хәрби операция уздыру зонасында акчалата түләү 210 000 сумнан башлана.

–Контракт буенча хәрби хезмәткә керү өчен күпме вакыт кирәк?

–Бүгенге көндә, контракт буенча хәрби хезмәткә керү өчен гражданнарга барлык докуменитларны тутыру өчен бер тәүлек вакыт үтәргә мөмкин һәм рәсмиләштерү өчен бары тик паспорт кына кирәк. Контракт буенча хәрби хезмәткә китүне рәсмиләштерү процессы, шул исәптән медицина тикшерүе, шулай ук хезмәт итәсе урынга бару бушлай башкарыла.

–Контракт буенча хәрби хезмәткә керү өчен тулырак мәгълүматны кая алырга була?

–Тулырак мәгълүматны яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка, кайнар линия буенча 117 һәм хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының телефон номеры буенча (1 разряд), Казан шәһәре: 8(843)221-44-52, тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Безнең өстәмә

Минзәлә районы хәрби комиссариаты исә Минзәлә шәһәре, Чернышевский урамы, 24нче йорт адресы буенча урнашкан. Хәбәрләшү өчен телефон 8 (85555) 3-13-03.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев