Күренекле татар язучылары бездә кунакта
Җәмгыять

Күренекле татар язучылары бездә кунакта

Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортындаТатарстанның атказанган сәнгать эшлекләләре, танылган журналистлар, язучылар Ләбиб Лерон белән Алмаз Хәмзин әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Әлеге чара «Демография» милли проекты кысаларында интернатта яшәүчеләрнең кәефләрен күтәрү, сәламәт тормышны озайту максатында үткәрелде.

Социаль хезмәт алучылар өчен язучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, җырладылар. Әби-бабайлар исә аларга кушылып җырладылар, хәтта биеделәр дә. Кичә ахырында исә күренекле кунаклар залда утыручыларга китап-журналлар тараттылар, озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.


Нет комментариев