Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минзәлә районы Бикбау авылында 45 килограммлы кабак үскән

Әлеге гигант кабак 81 яшьлек Муллахмәт Кәримовның хезмәт җимеше.

(Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ")
-Бакча буш тормасын дип бәрәңгедән калган буш җиргә кабак төртеп чыктым, бакча уңдырышлы, җире иркен булгач, үскәннәр инде шулай зур булып,- ди гигант кабаклары хакында Муллахмәт ага. Чыннан да, кабакларның башкалары да бер генә кеше күтәрерлек түгел.
Үзенең малы аз-берничә сарык кына булгач, үскән кабакларын авылдашы Зөфәр Нуриевка илтеп биргән Муллахмәт абый.
-Мондый зур кабаклар күргән юк иде әле, иң зур кабакны үлчәүгә салып карадык, авырлыгы -45 килограмм килде. Табигать биргән нигъмәткә шаккатмалы, ди Зөфәр ага да.
Муллахмәт ага исә кабак төшен Зөфәр агалардан алып кайтып утырткан булган яз көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев