Минзәләдә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фаттахова белән хушлашу митингы булды
Эльвира Фаттахованы туган авылы Әтрәкледә җирләделәр.
Хушлашу сүзе
Эльвира Фаттахова 1964 нче елның 10 октябрендә Әтрәкле авылында туган. 1986 нчы елда Алабуга дәүләт педагогика институтында педагогика һәм психология бүлеген тәмамлый.
1986-1988 елларда Минзәлә районында балаларны яклау буенча мәктәпләр инспекторы, 1988-1991 нче елларда Түбән Камадагы 16 нчы санлы «Түбән Кама нефтехим» җитештерү берләшмәсенең балалар комбинатында тәрбияче, 1990-2000 нче елларда Әтрәкле авылындагы балалар бакчасында мөдир, 2000-2011 нче елларда Минзәләдәге һөнәри училищеда директор, ә 2011нче елдан авыл хуҗалыгы техникумы директоры була.
Педагогика өлкәсендәге эш стажы — 36 ел. Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек. «Казанның 1000 еллыгына истәлек» медале һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Раиф белән бер кыз тәрбияләп үстерделәр.
Айдар Салахов, Марат Кәримов, Наил Хисамбиев, Аида Биктимерова, Нэля Бикеева, Рамил Шәйсуваров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев