Минзәләдә юл-транспорт һәлакәтләре буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды
Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов алып барды.
Администрациянең утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең чираттан тыш утырышы булды.Фикер алышуның төп темасы агымдагы елның 28 августында М-7 “Волга” автоюлының 1107 километрында бер кешенең үлеме белән тәмамланган юл-транспорт фаҗигасе булды.
Марат Кәримов утырышны алдагы көнне ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Минзәләгә М-7 “Волга” юлы аша килүеннән башлады.
–Республикабыз җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов шәхсән автомобильдә Казан – Актаныш –Минзәлә маршруты буенча яңа төзекләндерелгән М-7 “Волга” юлы буенча йөрде. Минзәлә районына да кереп чыкты. Ул юлның сыйфаты яхшы булуын әйтте. Чыннан да, хәзер без 1нче категорияле һәм ике яклы иркен, төзек юлдан хәрәкәт итәбез. Кызганычка каршы, шундый яхшы юлларда да аварияләр булып тора. Соңгы юл-транспорт һәлакәте кеше үлеменә китерде, — диде Марат Кәримов утырышны ачып.
.jpg)
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе начальнигы Альберт Якупов 2025 елның 28 августында булган юл-транспорт фаҗигасе турында бәян итте.
–28 август көнне 17.40 сәгатьтә М-7 «Волга» автомобиль юлының 1107 км+800 м өлешендә, Chevrolet Niva автомобилен йөртүче – Минзәлә шәһәрендә яшәүче гражданин Ф. Уфа ягыннан Мәскәүгә таба хәрәкәт иткәндә, юл йөрү кагыйдәләрен боза һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламау сәбәпле руль белән идарәсен югалта һәм прицеплы LADA LARGUS автомобилен һәм автомобильнең сул ягында басып торган җәяүле С.не бәрдерә. Нәтиҗәдә җәяүле гр.С. алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгәнче юл-транспорт һәлакәте урынында вафат була.
.jpg)
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе начальнигы хәбәр иткәнчә, LADA LARGUS автомобилендәге кешеләр Казаннан килгән юл эшчеләре була. Алар юлда ремонт эшләре башкарган. Ләкин юл эшләре бару хакында кисәтүче юл билгеләре куелмаган була. Шуңа күрә утырышка чакырылган юл төзүче оешма вәкилләренә юлда төзекләндерү эшләре алып барганда кисәтүче юл билгеләрен куярга кирәклеге тагын бер кат искәртелде.
Шулай ук Марат Кәримов М-7 юлының берничә өлешендә автомобиль йөртүчеләр, юл кагыйдәләрен бозып, тиешсез җирдән борылыш (разворот) ясавын да әйтте. Юл төзүчеләргә мондый борылышларны игътибарга алырга һәм отбойниклар урнаштырырга кушты. Шулай ук тәүлекнең караңгы вакыты озынаю сәбәпле, юлларда яктыркычлар куеп бетерүне дә тизләтергә кирәклеген искәртте.
Утырыш эшендә катнашкан авыл җирлекләре башлыкларына да битараф булмаска, трассадагы һәм үз җирлекләре карамакларындагы юллардагы кимчелекләр булганда җаваплы органнарга хәбәр итәргә кушты.
1 нче сентябрьдән белем бирү учреждениеләрендә укулар башланды. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан юл иминлеге буенча профилактик чаралар уздыруны көчәйтергә кирәклеген дә ассызыклады Марат Кәримов.
Сан
2025 елның 8 аенда Минзәлә районы территориясендә 14 юл-транспорт очрагы булган. Аларда 5 кеше вафат булган, 13 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре саны 16,3 процентка кимегән (узган ел - 19), вафат булучылар ике тапкыр кимегән ( узган ел – 10), яраланучылар саны да 31,5 процентка азайган (узган ел – 19).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев