Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләлеләр махсус хәрби операциядәге егетләрнең өсләре бөтен, тамаклары тук булуын кайгырта

Минзәләнең берничә ноктасында гумантар ярдәм җыю пункты эшли. Шундый пунктларның берсе шәһәр үзәгендәге «Донна Роза» кибетендә.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Районда волонтерлар хәрәкәте бер минутка да тынып тормый. Тынгы белмәс волонтерлар һәрвакыт эштә. Алар даими рәвештә егетләр белән элемтәгә керә, нәрсә кирәген белешә, җыелган гуманитар ярдәмне, шәхси посылкаларны солдатларг җибәрү юлларын эзли һәм таба. 

—Көн саен диярлек районыбыз кешеләре, төрле оешмалар, уку йортлары махсус хәрби операциядәге егетләргә җылы киемнәр, башка кирәк-яраклар, медикаментлар, акчалар алып киләләр. Җыелган акчаларга егетләр сораган төрле приборлар алына. Күптән түгел генә шул рәвешле акча җыеп егетләргә 30га якын йокы капчыклары алдык. Әлеге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт, — ди волонтер Марина Зайнутдинова. 

Ярдәм кулы сузучылар арасында бер тапкыр гына түгел, ә инде даими рәвештә ярдәм итүчеләр дә бар. Коноваловкада яшәүче Флүсә апаның күршесе бүген махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Әлеге киң күңелле ханым егетнең авыр хезмәтен җиңеләйтергә теләп, даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтә. Шушы көннәрдә ул волонтерларга коры аш ясау өчен өй токмачы ясап алып килә. Күрше егетенә рация алу өчен акча бирә һәм тактический рюкзак заказать итә. 


Людмила Рустемовна җылы оекбашлар бәйләп алып килә. Хуҗәмәт авыл җирлеге кешеләре дә бик күп итеп күчтәнәчләр җыялар. Авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Рамиловна аны «Донна Роза» кибетендәге пунктка алып килеп тапшыра. Педагогия коллияте студентлары һәм укытучылары медикаментлар, җылы оекбашлар, киме-салым, тәм-том җыеп алып киләләр. 


Коноваловка авылыннан Земфира Шакирьянова тычканнарга каршы агу алып килә. Билгеле булганча, егетләр, нигездә землянка һәм блиндажларда яши, ә анда кыр тычканнары бик күп. Шулай ук «Ника» кибете хуҗасы Мөнир абый да даими рәвештә егетләрне төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итә. 

Гуманитар ярдәм җыюда махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары да зур булышлык күрсәтә, отпускага кайткан егетләр дә акча калдырып китә, ди волонтер Марина Зайнутдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев