Чират буенча Чаллыдагы ярминкәдә бүген Әтрәкле, Югары Тәкермән, Иркенәш, Кадрәк, Наратлы Кичү, Николаевка, Тауасты Байлар, Хуҗәмәт авыл җирлекләре вәкилләре сәүдә итте.
Безнекеләр үз запасларында ни бар шуның белән сәүдә иттеләр: ит, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, каз, үрдәк, тавык түшкәләре, бал, яшелчәләр, чәкчәк.
Кадрәктән килгән Алсу Рәхмәтуллина әйтүенчә, алып килгән әйберләрнең күпчелеге сатылып беткән.
Нет комментариев