Җәмгыять

Минзәлә районында март аенда 47 кеше бакыйлыкка күчте

Агымдагы елның өч аенда безнең районда барысы 134 кешенең үлеме теркәлгән.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Кеше гомере бик кыска, шуңа күрә бер-беребезгә дорфа сүзләр әйтмичә, якыннарның кадерен белеп, дус-туганнар белән аралашып яшик, дигән теләкләрне тагын кабатлап әйтәсе килә.

Анна Куприянова җитәкчелегендәге район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, март аенда 47 минзәләле бакыйлыкка күчкән. Үлүчеләрнең 25е ир-ат, 22се хатын-кыз.

Узган елның шушы чорында 37 кешенең үлеме теркәлгән булган.

2020 елның беренче кварталында 101 кеше вафат булган иде.


Нет комментариев