Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Минзәлә театры Халыкара Каспий яны илләре фестиваленә чакыру алды

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 13-16 сентябрьдә Казахстанның Актау шәһәрендә узачак II Халыкара Каспий яны илләре фестивалендә Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе белән катнашырга чакыру алды.

Фестиваль Мангыштау (Мангистауский) өлкәсенең музыкаль – драматик театры бинасында барачак. Ул Казахстанның халык артисты Нурмухан Жантуринга тантаналы төстә һәйкәл ачылу белән башланып китәчәк. Фестивальдә Ираннан, Төрекманстаннан, Әзербайҗаннан һәм башка республикалардан, барлыгы тугыз илдән, иҗади коллективлар катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев