Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә үзәк район хастаханәсе янындагы территориядә өмә оештырылды

Бүген Минзәлә үзәк район хастаханәсе янындагы территориядә, шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре көче белән чираттагы өмә оештырылды.

(Динара Шияпова). Өмә-чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме. Яңа төзелеп килүче балалар поликлиникасы территориясе инде күп тапкыр шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре хезмәт коллективлары көче белән тәртипкә салынды. Урта махсус уку йортлары, яшьләр, мәгариф, мәдәният бүлекләре, Администрация, ветеринария берләшмәсе, театр хезмәт коллективлары бу игелекле эшкә үз өлешләрен керттеләр. Китерелгән грунт койма буена сибелде һәм газон белән чәчелде, шулай ук якын-тирә территорияне тәртипкә китерделәр, чүп-чардан, коелган яфраклардан һәм корыган үләннәрдән чистарту эшләре башкарылды. Өмәдә 48 кеше, 6 берәмлек техника катнашты. Барысы да җиң сызганып эшләделәр.

Анна Мөбәрәкҗанова, шәһәр Советының баш белгече:

- Төзелә торган балалар поликлиникасы территориясенең тәртипкә китерелүенә без бик шат. Тырышлыкларын куеп, барысы да эшләделәр. Мондый өмәләр киләчәктә дә үткәреләчәк. Әлеге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев