Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәлкән ягына да җылы җилләр исә

Яңа Мәлкән авыл җирлегендә яшәүчеләрне ничә еллардан бирле борчыган, кем әйтмешли, җелекләренә үткән берничә проблема хәл ителергә тора быел: беренчесе - М-7 трассасыннан башлап авылга кадәрге юлга асфальт салыну, икенчесе - Мәлкәндә күпфункцияле үзәк төзелү. Чынга ашсын иде хыяллар Йомыш төшеп Мәлкән якларына барырга туры килдеме, иң элек юлларның торышы...

Яңа Мәлкән авыл җирлегендә яшәүчеләрне ничә еллардан бирле борчыган, кем әйтмешли, җелекләренә үткән берничә проблема хәл ителергә тора быел: беренчесе - М-7 трассасыннан башлап авылга кадәрге юлга асфальт салыну, икенчесе - Мәлкәндә күпфункцияле үзәк төзелү.

Чынга ашсын иде хыяллар

Йомыш төшеп Мәлкән якларына барырга туры килдеме, иң элек юлларның торышы белән кызыксынырга мәҗбүр буласың, чөнки федераль трассадан 10 км га якын ераклыктагы авылга язгы, көзге чорда үтеп йөрешле түгел. Чыннан да, ничә еллар газап чигә инде авыл кешеләре:авылда яшәүчеләр шәһәргә бара алмый, кунакка кайтам дисәң, машинаң җәл, челләдә генә кайтырга мөмкин.

Быел, ниһаять, олы юлдан асфальт юл салыначагына өметләнә авыл халкы. Моның буенча узган ел ук Марат Сәмигуллин җитәкчелегендәге юлчылар әзерлек эшләре башлап җибәрделәр: юл буен агачлардан чистарттылар, асфальт түшәләсе юлны күтәртергә әзерләп, юл төзелеше өчен кирәкле материаллар туплап куйдылар. Алга таба барысы да финанслау дәрәҗәсенә бәйле, әлбәттә.

Быел Мәлкәнгә асфальт юл салынамы дигән сорауга юл идарәсе җитәкчесе:

-Быелгы сезонда Минзәлә районында планлаштырылган юллар төзелеше арасында Мәлкән авылына асфальт салу да бар, - дип җавап кайтарды.

Мәлкән ягына җылы җилләр исә, ягъни юл төзүчеләр бу төбәктә кайнаша башлагач, шушы авыл җирлегенә кергән Дусайкичү авылына да асфальт кертелсен иде, дигән теләкләрен җиткерде җирлектә яшәүчеләр.

Сәхнәгә менеп биер идем

Райпоның элеккеге кибетен бүлеп ясалган кысан гына бер бүлмәдә урнашкан клубтан бөтен кеше ялыккан иде инде. Концерт ише чаралар булса, артистлар аппаратураларын урнаштыра алмый аптырап бетә, тамашачыга утырырга урын җитми иде.

-Авылда клуб төзесәләр, сәхнәгә иң беренче үзем менеп биер идем, -дигән мәдәни чараларның берсен дә калдырмыйча карап барырга яратучы өлкән яшьтәге бер агай. Менә шул көннәр якынлаша: Яңа Мәлкән авылында бүгенге көндә төзелеп ятучы күпфункцияле үзәктә бер түбә астында ФАП белән бергә 100 урынга исәпләнгән клуб та булачак. Авыл клублары республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелә ул.

Школьная урамында төзелеш кайный

Күпфункцияле үзәкнең подрядчысы - Николай Степанов җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы. Алар узган ел көзен биредә нигез салып калдырганнар иде. Март ахырында әлеге объектта тагын җанлылык башланып китте.

-Борчылырлык берни дә юк, бар эшләр дә график нигезендә алып барыла, төзелеш материаллары кайтарылып тора, эшчеләр җитешле. Иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр эшлибез. Объектны тиешле срокта тапшырырга бөтен көчне биреп эшлибез. Графиктан калышырга ярамый, дәүләт программасы буенча төзелүче объект булгач, бик җаваплы карыйбыз, - диде участок мастеры Юрий Новиков.

Ул җитәкләгән төзүчеләр бригадасы узган ел гына да Түбән Тәкермәндәге, Яңа Александровкадагы авыл клублары кебек әһәмиятле объектларны файдалануга тапшырган, болардан тыш Актаныш районында ипотека программасы буенча 10 шәхси йорт төзегән.

Әлеге объектны август аена төгәлләргә - менә шундый максат куеп эшли төзүчеләр. Бина шушы көннәрдә түбә астына да кергән, эчке яктагы эшләр башланган.

Төзелеш эшләренә параллель рәвештә канализация коесы ясау, су кертү эшләре дә алып барылган. Георгий Малышев, Илдус Хаматов, Назыйм Әгълиуллин су үткәрүдә эшләгәннәр. Аларга минитөягечтә машинист Илгизәр Миңнегариев кирпеч, ком ише материаллар китереп торган. Автокранчы Владимир Никитинның объектта эшләүчеләрне төзелеш материаллары белән өзлексез тәэмин итеп торуда өлеше зур.

Төзелеш барган территорияне төзекләндерү эшләре дә алып барыла: читтән кара туфрак ташыйлар. Бу эш КамАЗ машинасын йөртүче Эдуард Акимовка йөкләнгән.

-Көнгә 8-9 рейс кара туфрак алып кайтам, - диде Эдуард.

Клуб янәшәсендә полиция вәкиле яшәячәк

Яңа Мәлкәндә тагын бер объект: участок полициясе өчен йорт төзелә. Аны да шушы ук Николай Степанов җитәкчелегендәге оешма төзи. Әлеге ике төзелеш объектында 16 кеше эшли. Әлеге йорт та түбә астына кергән. Биредә дә канализация, су кертү эшләре башкарылган. Төзүчеләр йортның эчке ягында кайнашалар.

Әлеге йорт күпфункцияле үзәк янәшәсендә генә төзелә. Хәер, авылның барлык социаль объектлары да биредә урнашкан. Әйтик, ике кибет, мәктәп, балалар бакчасы, почта, ФАП, авыл Советы. Өстәвенә, терлекчелек комплексына да моннан ерак калмый. Шунлыктан полициягә эшләргә, ә авыл халкына участок полициясенә килеп үзләренең гозерләрен җиткерергә бик уңайлы булачак төзелеп килүче объект.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев