Мобиль поликлиникалар Татарстанның 27 районында 22 меңнән артык кешене тикшергән
ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итте.
«Тикшерелгәннәрнең 13 процентында беренче тапкыр теге яки бу авырулар ачыкланган. Һәр өченче пациент өстәмә тикшерүгә җибәрелгән. 3,5 проценты хастаханәгә озатылган», - дип язган сәламәтлек саклау министры.
Бүген биш «мобиль поликлиника» республиканың ерак районнарында эшен дәвам итә. Профилактик ярдәмне, шул исәптән «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча диспансерлаштыру кысаларында да, Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе, Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе һәм Әлмәт районы күп профильле хастаханәсе белгечләре күрсәтә.
Чыганак – «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев