Ризыкны теләгән һәркем ашап карый алды.
Пенза өлкәсендә узган XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда кызыклы рекорд теркәлде – пешекчеләр 1000 килограмм татарча азу пешерде. Бу – ит, дөге һәм тозлы кыяр белән пешерелә торган традицион татар ризыгы. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Казаннан килгән «Россия гастрономия рекордлары китабы» редакторы Илдар Тәкиуллин 1000 килограммлы татарча азуны гастрономия рекорды буларак теркәде.
Сабантуйда шулай ук 4000 кешегә исәпләнгән «Казан-шурпа» һәм «Казан чәе» мәйданчыклары да эшләде, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев