Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Раиса Петровна Бубекова-Шакирова — өч кызның бәхетле әнисе һәм оныкларының яраткан әбисе

Безнең редакциягә Булат Сабирҗановтан хат килде. Әниләр көне уңаеннан ул яраткан әбисе турында мәкалә язган.

«Минем әбием Раиса Петровна Бубекова-Шакирова Хуҗәмәт авылында яши. Ул үзенең бөтен хезмәт гомерен Хуҗәмәт халкының сәламәтлеген саклауга багышлый. Бүгенге көндә дә авылдашлары аны хөрмәт итә һәм рәхмәт белдерә.

Әбием белән бабам өч матур, тәрбияле кыз үстергәннәр. Барысы да югары белемле, тырыш, кайгыртучан. Алар хәзер инде үзләре әниләр. Балалары инде зурлар. Фирая апа, Ландыш апа һәм Лилия Фәиз кызы — минем әнием. Ул да инде әби, аның 2 оныгы бар.

Еллар үтә... Әле күптән түгел генә әбием минем нәни кулларымнан җитәкләп йөри иде. 3 яшемнән алып мәктәпкә укырга кергәнче мин әбиемдә тәрбияләндем. Әти-әнием мине ял көннәрендә генә өйгә алып кайта иделәр.

Әбиемнең хезмәте күпсанлы рәхмәт һәм мактау хатлары, медальләр белән бәяләнгән. Ул хезмәт ветераны. 

Әбиебез игелекле, гадел, тормыш турында яхшы киңәшләр бирә, ул бик аралашучан. Чәчәкләр үстерергә ярата, тәмле төшке ашлар әзерли. Әбиебезнең сәламәт булып, озын-озак яшәвен телибез. Без сине яратабыз һәм кадерлибез.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев