Россиядә уң яктагы рульле машина белән идарә итәргә өйрәтү программасы кертелергә мөмкин
Хакимият мондый яңалыкның ни дәрәҗәдә максатка ярашлы булуын өйрәнә.
Россия автомәктәпләрендә машина йөртүчеләрне руле уң якта урнашкан машина белән идарә итү программасын кертергә мөмкиннәр. Бу хакта федераль Хөкүмәт тарафыннан расланган документка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".
2027 елда Мәгариф, Эчке эшләр, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары РФ Министрлар Кабинетына шул хакта доклад тәкъдим итәргә тиеш.
Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеев билгеләп үткәнчә, руле уң якта урнашкан машиналар өлеше Россиядәге барлык автопаркның - якынча 8 процентын, ә икенчел базарда 12,2 процентын тәшкил итә.
Эксперт билгеләп үткәнчә, яңалык төбәк дәрәҗәсендә генә актуаль булачак, чөнки Мәскәүдә һәм үзәк Россиядә руле уң яктан урнашкан машиналар өлеше 1 проценттан артмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев