Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиянең тулы хокуклы гражданы булдылар

“Туган якны өйрәнү музей”ы дәүләт муниципаль мәдәният учреждениесендә районыбызның яшь граҗданнарына Космонавтика көне уңаеннан паспорт тапшыру тантанасы булып үтте.

Әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Минзәләдәге җирле бүлегенең башкарма сәркатибе Роза Салдаева,  район ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева  катнаштылар. Яшь гражданнар Татарстаныбыз тормышы һәм яшьләребез турында видеоролик карадылар, космонавтика тарихы турында шактый гына мәгълүмат тупладылар. 14 яше тулган 9 балага төп документ-паспорт тапшырылды. Чара азагында балалар илебезнең лаеклы граҗданнары булырга тантаналы төстә ант бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев