Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабан туе акчасыз үтми

Сабантуй үткәрергә акча сорап хат килгәч, яки комиссия рәисе мөрәҗәгать иткәч, эшмәкәрләрдә эчке каршылык барлыкка килә. Бирергәме, бирмәскәме? Моның төп сәбәбе акча бирергә теләмәүдә түгел. Ә ул акчаның хакимият башлыгы исеменнән язылган хат аша сорау, каршылыклы фикерләр тудыра, мөгаен. Юкса, Сабантуй бөтен республика күләмендә Татарстан Президенты Указы нигезендә үткәрелә. Димәк,...

Сабантуй үткәрергә акча сорап хат килгәч, яки комиссия рәисе мөрәҗәгать иткәч, эшмәкәрләрдә эчке каршылык барлыкка килә. Бирергәме, бирмәскәме?

Моның төп сәбәбе акча бирергә теләмәүдә түгел. Ә ул акчаның хакимият башлыгы исеменнән язылган хат аша сорау, каршылыклы фикерләр тудыра, мөгаен. Юкса, Сабантуй бөтен республика күләмендә Татарстан Президенты Указы нигезендә үткәрелә. Димәк, районда татар халык бәйрәмен үткәрүне җирле властька тапшыру гадәти хәл. Сүз дә юк, җыелган миллионнарны кая куялар, дигән сорау да эчке киеренкелек тудырадыр.

Әмма беркем дә онытмасын иде. Кем генә үткәрсә дә Сабантуй халык өчен үткәрелә. Шуңа фикерләр каршылыгында минем өлеш коллективта эшләүчемә, райондашларыма кире кайтты дигәне өстен чыксын иде. Сабантуй күптәннән халык бердәмлеген күрсәтүче бәйрәмгә әверелде. Алай гына да түгел, Татарстан хөкүмәте Россиянең башка төбәкләрендә Сабантуйлар үткәрү өчен акча бирә.

Быел, мәсәлән, безнең район Сабантуй үткәрергә булышырга Пермь өлкәсенә барачак. Актанышлар исә Казахстанга ук юл тоталар. Бу бәйрәмне үткәрергә акча кызганырга кирәкмәс, чөнки ул бүләк формасында авыл хезмәтчәннәренә генә түгел, шәһәр оешмаларында (күбесе шәхси кулларда) эшләүчеләргә дә (былтыр барысы 919 мең 489 сумлык) олылап тапшырыла.

2013 ел Сабан туенда, мәсәлән, мәктәпләрдә яхшы укучыларга, спортта район данын яклаган спортчыларга һәм тренерларга 118 мең сумлык бүләк тапшырылган.

Әйе, оештыручыларның күбрәк акча җыеп, бәйрәмне олылап үткәрәсе килә. Бирүчеләр дә, сумманың зурлыгына зарланып утырмыйча, мөмкин булганча бәйрәмне матурырак үткәрү өчен үз өлешен кызганмасыннар иде. Сабантуй көнне бәйрәм итүче халык акчасын мул туздыра бит, бигрәк тә сәүдәгәрләргә.

Сан. 2013 елда барлык төр чараларны үткәрер өчен 1469 мең акча тотылган. Аерым алганда, көрәшкә 173 мең, атлар чабышына 78 мең, төрле спорт уеннарына - 129 мең сум (иң зурысы - 28 мең 700 сум - гер спорты) акча тотылган.

Тулырак язманы "Минзәлә"-"Мензеля" газетасыннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев