Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда «Үзебезнекеләрне кайгыртып» сайты эшли башлады

Әлеге сайтта махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен төрле ярдәм чаралары хакында мәгълүмат урнаштырылган.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр. Сайттан мәгълүмат алу белән беррәттән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары биредә үзләрен борчыган сорауларын да калдыра ала. Аларның сорауларына республиканың һәм муниципаль районнарның әлеге мәсьәлә өчен җаваплы служба вәкилләре җавап бирәчәк.

Шулай ук телеграмда да «Үзебезнекеләрне кайгыртып» чат-бот эшли. Анда да сорауларга җавап алырга мөмкин.

Сайт һәм чат-ботка түбәндәге куар-код аша керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев