Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның 30 меңнән артык медицина хезмәткәре 2023 елда махсус социаль түләү алды

Минзәлә районында әлеге түләүләр 16 млн 477 мең 885,0 сум күләмендә башкарылган.

 

2023 елда Татарстанда 30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.

«Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә бирелә. Белгечнең категориясенә һәм оешма төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан Социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында тапшырыла торган акчалардан финанслана. Акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай йомгаклары буенча алар ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны Социаль фонд бүлегенә тапшыралар. Социаль фонд түләүне мәгълүмат кабул ителгәннән соң 7 эш көне дәвамында күчерә. Акчалар Социаль фондка шулай ук медицина оешмасы җибәргән счетларга күчерелә. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гариза яки белешмәләр тапшырырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев