Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко инвалидлар җәмгыяте әгъзаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

3 нче санлы ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко Минзәлә районының инвалидлар җәмгыяте әгъзаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

(Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")
Надежда Константиновна аларга ныклы сәламәтлек теләде, "2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" конкурсында откан грант средстволарына әзерләнгән азык-төлек пакетлары тапшырды.
Надежда Волощенко:
– "Игелек" акциясе дәвам итә. Без инвалидлар декадасы көннәрендә генә түгел, ә һәр көнне ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында уйларга, булдыра алганча булышырга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итәргә, аларның көчле рухлы, максатчан булуларына, катлаулы шартларда уңышларга ирешүләренә сокланырга тиешбез. Әйдәгез, алар турында кайгыртыйк, ярдәм кулы сузыйк, изге гамәлләр кылыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев