Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл чокырларын тигезлиләр

Шәһәребездә юл чокырларын тигезләү оешкан төстә башланып китте.

"Быел 1 мең кв метрда ремонт уздырырга исәплибез. Җирле бюджеттан 543 мең 541 сум акча бүленеп бирелде. Күп кенә урамнарда вак таш, кайбер урыннарда асфальт җәеләчәк", - ди "Чиста шәһәр "МУП дирек­торы Алексей Вышенский.

Урыны-урыны белән чокырлар ун-унбиш сантиметр тирәнлек- кә җитә! Бу юл хәрәкәте өчен турыдан-туры куркыныч туды­ра. "Безнең юллар мисалында әйтсәк, биредә чокырлар ре­монтлап кына мәсьәләне чи­шеп булмый. Юлны өр-яңадан башлап, асфальт түшәргә кирәк. Тулаем алганда, шәһәр буенча ремонт таләп итүче чокыр-чакырлар җитәрлектер. Бездә бит шулай - башта ас­фальт җәяләр, аннары шул ук урынны казып китәләр, әмма үзләре артыннан төзәтүче генә юк. Шуннан балалар үтеп йөри, бик тә куркыныч", - ди Запад­ная урамында яшәүче Артем Атласов.

План буенча ун урам иң бе­ренче чиратта ремонтланырга тиеш. Ремонт эшләрен дүрт берәмлек техника: каток, щет­калар, МТЗ-82, КамАЗ базас­ында фрезалар башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев