Минзәлә районында 102 яшьлек Гаян Хәмидуллина РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде
Көн темасы

Минзәлә районында 102 яшьлек Гаян Хәмидуллина РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

Тыл ветеранының хезмәт биографиясе медицина белән бәйле

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тыл ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Гаян Хәмидуллина үз тавышын бирде. Яту авылында яшәүче 102 яшьлек райондашыбыз өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланды.

— Күк йөзе тыныч, дөньяларыбыз имин булуын телим, — диде тыл ветераны.

Бөек Ватан сугышы елларында ул госпитальдә эшли, аннары 1977 елга кадәр Минзәлә районының Иркәнәш авыл җирлеге территориясендә медик булып хезмәт куя. Үз хезмәте өчен «Ударник 9-й пятилетки», «Хезмәт ветераны» исемнәренә, бик күп медаль, мактау кәгазьләренә лаек була. Бүгенге көндә Гаян Хәмидуллина улы, Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов гаиләсе тәрбиясендә яши. 26 ноябрьдә аңа 103 яшь тулачак.


Нет комментариев