Минзәлә районында ике агрономга Мактау тактасына керү турында таныклык тапшырылды
Көн темасы

Минзәлә районында ике агрономга Мактау тактасына керү турында таныклык тапшырылды

Радик Мөхәммәтов ( «Калморза» хуҗалыгының баш агрономы) һәм Мансур Сәрвәровларның ( Август — Минзәлә) җаваплылыгында меңләгән гектарда бөртекле һәм техник культуралар үсә.

Мул уңыш үскән басулардан армый — талмый уңыш җыеп алучы комбайнчылар хакында еш язабыз. Алар хакында укыганда беркайчан да агрономнар турында онытмасак иде. Җитәкчеләр алар хакында онытмый, җае чыккан саен олылап тора. 
Аларның икесенең дә фамилиясе Татарстанның электрон Мактау тактасына кертелде. Сертификат артыннан тантаналарда йөрергә вакытлары юк — уракның иң кызган мәле. Бигрәк тә «Август — Минзәлә» басуларында. Хәер, агрономнарга бүләкне үзләре эшләгән җир территориясендә тапшыру символик мәгънәгә дә ия.

Мансур Сәрвәров ( Август — Минзәлә)

Район башлыгы Айдар Салахов сертификатларны тапшырганда аларны уңышлары белән котлады. Калган культураларны җыеп алу чорында табигать көйсезлекләренә бирешмәскә чакырды.


Нет комментариев