Минзәлә театрының яшь артистлары Россия Дәүләт Думасына сайлауларда актив катнаштылар
Көн темасы

Минзәлә театрының яшь артистлары Россия Дәүләт Думасына сайлауларда актив катнаштылар

Репетицияләр арасында якындагы сайлау участогына барып, беренче тапкыр сайлау кампаниясендә тавышларын Минзәләдә бирделәр.

 Үзләре башка төбәкләрдә яшәсәләр дә, закон биргән мөмкинлектән файдаландылар.

— Бик дулкынландык, билгеле, әмма Россиянең киләчәген күзалларга үзебезнең өлеш керүе белән горурландык та, — диләр алар.
Минзәлә театрының башка артистлары да сайлау участокларында булдылар. Телефон, автомобиль уйнатуда катнашу өчен хэштег куйганнар.

Исегезгә төшерәбез, 20 сентябрь — Россия Дәүләт Думасына сайлауларның соңгы көне. Кичке сәгать 20 хәтле, илебезнең киләчәген төзүдә үз өлешегез булсын өчен, тавышыгызны бирергә өлгерегез.


Нет комментариев