Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда барлык сайлаучыларның 57,8% үз тавышларын биргән. Минзәлә районы сайлаучылары да актив.
Социаль челтәрдәге фотолардан күренгәнчә, Минзәлә яшьләре сайлау участокларында активлык күрсәтәләр. Моңа һәркемнең гражданлык бурычын үтәү, сайлау хокукыннан файдаланудан тыш, Татарстанда сайлауда катнашучылар арасында телефон, автомобиль уйнату да тәэсир итәдер. Чөнки безнең яшьләр цифрлы технологиядә куллану буенча махы бирмиләр. Телефон һәм автомобиль отучылар арасында әлегә Минзәлә районы вәкилләре юк. Әмма шанс бетмәгән, сайлау участокларына бүген килүчеләр тагын ике автомобиль уйнатуда катнаша ала.
Бүген ТНВ каналында бәйрәм марафоны.
Исегезгә төшәрәбез, сайлау участоклары кичке 20 сәгатькә кадәр эшли.
Илебезнең киләчәге алдындагы бурычыбызны үтибез дә, автомобиль, телефон өмет итеп телемарафон карыйбыз.
Нет комментариев