Аларның күбесе быел зур шәһәрләрдәге югары уку йортлары студентлары булды
Мөмкинлектән файдаланып, туган йортларына кайталар, һәм рәхәтләнеп сайлау участокларына баралар. Чөнки аларны биредә көтәләр, истәлеккә сувенир бирәләр. Беренче тапкыр зшләнгән һәр адым шулай күңелле булып истә калсын иде. Элеккеге классташлар Нәргизә Ганиева белән Нияз Хуҗин сайлау участогында очрашкан. ( беренче фото)
Минзәлә районындагы беренче тапкыр сайлаучы 307 яшь кеше Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда үзе өчен креатив мәгънә тапкандыр. Бәлки смартфон, автомобиль оту бәхете дә тәтер.
Фотоларда сайлау участокларыннан кадрлар: Ивилина Нәбиуллина, Николай Щербаков, Эмиль Исакаев, Кирилл Вячкилев..
Яшь кеше үзен безнең «Яшь сайлаучылар» фотогалереясында күрергә тели икән, сайлау участогыннан фотосын җибәрсен. Көндезге 14 сәгатькә кадәр көтәбез.
ВК дагы «Мензеля- информ» төркеме предложкасына, яки МАХ ка 89656270199 телефоны иясенә юлласын. Фамилиягезне күрсәтергә онытмагыз.
Нет комментариев