Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зенитчылар полкында хезмәт иткән ветеран

4 нче номерлы тикшерү изоляторы ветераны Әзһәрия Шакирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга тикшерү изоляторының хезмәткәрләре килде. Олы яшьтә булуына карамастан, Әзһәрия Закировна нык әле, шулай ук киң күңелле, кунакчыл, тыйнак. Кунакларны үзе пешергән бәлеш белән сыйлады. Әзһәрия Закировна үзе бер дәвер кебек. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан,...

4 нче номерлы тикшерү изоляторы ветераны Әзһәрия Шакирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга тикшерү изоляторының хезмәткәрләре килде. Олы яшьтә булуына карамастан, Әзһәрия Закировна нык әле, шулай ук киң күңелле, кунакчыл, тыйнак. Кунакларны үзе пешергән бәлеш белән сыйлады.

Әзһәрия Закировна үзе бер дәвер кебек. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, күп еллар буена тикшерү изоляторында эшләгән. Әле бүгенге көнгә кадәр учреждениенең махсус бүлегендәге хәлләр белән кызыксына. Махсус исәп бүлеге хезмәткәрләре бүгенгә кадәр ветеран янына барып йөриләр һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәләр.

Сугыш башланганда Мөслим авыл советында эшли, 1943 нче елның апрелендә үзе теләп фронтка китә. Башта Казанга укуга җибәрелә, 1943 нче елның декабрендә фронтка Сарна шәһәренең 12 нче батальон 1873 нче зенит-артиллерия полкы ерак бүлегенең начальнигы кече сержант званиесендә җибәрелә. Украина, Белоруссия, Польшаны үтә. Хезмәтен 1945 елның 22 июнендә Бетск шәһәрендә тәмамлый.

Өйгә кайткач, Мөслим хәрби комиссариатында эшли. 1948 елда ирен район эчке эшләр бүлегенә эшкә алу сәбәпле, гаилә Минзәлә шәһәренә күчеп килә. 1964 елда тикшерү изоляторына махсус исәп бүлегенә эшкә керә һәм ул анда пенсиягә чыкканчы эшли.

"Ватан сугышының 2 нче дәрәҗә" ордены, "Германияне җиңгән өчен", "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте", "Хезмәт ветераны, "Бөек Ватан сугышында күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен "медальләре һәм билгеләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев