Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Сибелә чәчәк

Аю авылыннан Гаҗилә Абдуллина иҗаты

*

Гаҗилә АБДУЛЛИНА,
Аю авылы

АВЫЛЫМ, АЮКАЕМ
Авылымның иртәләре
Әтәч белән уяна.
Яшәгәнен күреп, минем 
Күңелкәем куана.

Кушымта:
Авылым, Аюкаем,
Киң синең урамнарың.
Кайда гына яшәсә дә,
Онытмый балаларын.
Сагына балаларын.

Авылымның болыннары,
Чабабыз печәннәрен.
Йөрәкләре янадыр
Читләргә киткәннәрнең.

Кушымта:
Авылым, Аюкаем,
Уйлымын үткәннәрен.
Сугышларга киткәннәрне
Беләмен көткәннәрен.
Авыр бит үткәннәрең.
 

 

АВЫР ИКӘН ЯЛГЫЗЛЫК
Ялгыз калгач, бу тормышта
Авыр икән атларга.
Мин карамадым ятларга –
Син карадың ятларга.

Кушымта:
Болытлар ага инде,
Яңгыр да ява инде.
Уйларга калган башкаем
Уйлый да уйлый инде.

Ялгыз калгач, бу тормышны
Алып бару бик авыр.
Син киттең дә, мине ташлап,
Миңа хәзер бик авыр.

Кушымта:
Болытлар ага инде,
Яңгырлар ява инде.
Синең салган яраларың
Гомергә җитә инде.

Ялгыз калгач, минем кебек,
Үзең дә уйланырсың.
Ялгыз калгач, минем кебек,
Кемнәргә сыенырсың.

Кушымта:
Күктәге кара болытлар
Тарала, вакыт җиткәч.
Үкенергә вакыт соң соң,
Гомерләр үтеп киткәч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев