Альфира Муфтахова - "Минзәлә миләшләре"
Сибелә чәчәк

Альфира Муфтахова - "Минзәлә миләшләре"

Якташларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Тау башыннан балкып тора
Минзәләнең утлары.
Күзне камаштырып тора
Мәчет манаралары.
Кушымта:
Язлар җиткәч, чәчәк ата
Минзәлә миләшләре.
Көзләр җиткәч, күз камаша
Кып-кызыл тәлгәшләре.

Бик күп кунаклар киләләр
Безнең Минзәләбезгә.
Җәйләр җиткәч, Сабан-туен
Бездә бәйрәм итәргә.

Кушымта.

Шау-гөр килә Минзәләбез.
Киң аның урамнары.
Колач җәеп кырда эшли
Тырышып халыклары.


Нет комментариев