Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
Төзүчеләр йорт төзиләр:
Халык кайный, гөр килә.
Килә киртә, килә измә,
Йорт биеккә үрелә.
Төзелештә уңган кызлар
Көр күңелле, җор сүзле
Бу кызларның тырышлыгы
Сөендерә күңелне.
Аларның нәфис кулында
Уйный зур мастероклар,
Стена сылыйлар алар,
Ап-ак итеп буйыйлар.
Бәйрәмнәрдә макталалар
Безнең бу тырыш кызлар.
Шулай булып калсын иде
Аларның нәфис куллар.
Альфира МУФТАХОВА,
Минзәлә шәһәре
Нет комментариев