Алсу Мирсалихова - "Бәхет сынавы"
Сибелә чәчәк

Алсу Мирсалихова - "Бәхет сынавы"

Райондаш шагыйрьләребезнең иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Бәхет сынавы

Бу тормышны икегә бүлгән кебек,
Бер тәрәзә карый урамга. 
Бу ягында аның гөлләр үсә.
Ә ул якта - ап-ак кар ява.
Тормыш та бит шулай ике яклы.
Бик яхшысы була, начары.
Яшәвемнең мәгьнәсе бул сөю.
Һәм бул миңа бәхет сынавы.

Алсу Мирсалихова,
Яр Чаллы-Тупач.


Нет комментариев