Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
Җиңү көне
Якынлаша тиздән Җиңү көне,
Май бәйрәме җитә янәдән.
Олуг бәйрәм һәрбер кешегә
Алып килсен тыныч иртәләр.
Җиңү көне - күптән көтеп алган
Озын юллар үткән еллардан.
Күпме сагыш, күз яшьләре аша
Килеп җиткән безнең көннәргә.
Сугыш-афәт, кабатланмасын ул.
Тынычлыкта үтсен гомерләр.
Шау чәчәккә күмелеп яшә, илем.
Чынга ашсын безнең теләкләр.
Нет комментариев