Минзәлә районында яшәүче шагыйрьләр һәм язучылар иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
Яз килүен әллә сиздереп,
Тал песие ярган бөресен.
Әллә күнел шуңа сөенә,
Яратуын аңа сиздерә.
Яз ае - ул яратулар чоры.
Уянуы барлык җиһанның.
Күңелләрдә хисләр тууы,
Мәхәббәтнең җиргә бөркүе.
Яр Чаллы-Тупач.
* * *
Минем күңел иләс- миләс бүген.
Әле монда, әле еракта.
Әллә кая очып китәр иде
Әгәр мөмкин булса, чынлыкта.
Минем куңел иләс-миләс бүген.
Яз килүен сизү ахрысы.
Табигатьнең яме, гүзәллеге
Якынайта җәйге вакытны.
Нет комментариев