Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Аналарның уй-васыяте

Улларым да, кызларым да Күптән китте инде - калага. Бәйрәм җиткән саен алар Кайтып йөри туган авылга. Балаларны көткән чакта Талып бетә минем күзләрем, Кайтып кергәч яннарыма Шатлыгымнан тама яшьләрем. Тәмле бәлеш, кайнар мунча Әзер була алар кайтканда. Колач җәеп каршы ала Аталары - капка янында. Иңнәреннән сөя-сөя Озатамын балам...

Улларым да, кызларым да

Күптән китте инде - калага.

Бәйрәм җиткән саен алар

Кайтып йөри туган авылга.

Балаларны көткән чакта

Талып бетә минем күзләрем,

Кайтып кергәч яннарыма

Шатлыгымнан тама яшьләрем.

Тәмле бәлеш, кайнар мунча

Әзер була алар кайтканда.

Колач җәеп каршы ала

Аталары - капка янында.

Иңнәреннән сөя-сөя

Озатамын балам киткәндә,

Белеп булмый гомерләрне

Мин булмамын килер көннәрдә.

Бер Ходаем бирсәң иде

Балаларга бәхет, тәүфыйкъне

Без үлгәч тә, кайтып күрсен

Һәрвакыт безнең каберне.

Онытмаса ярар иде

Үткәрергә минем өчемне,

Җидесен дә, кырыгым да

Бирсен балам - сиңа зиһенне.

"Әткәм-әнкәм юк инде", - дип

Кайгырмагыз газиз балалар,

Туган якны, туган йортны

Ташламагыз якын туганнар.

...Төрле уйлар уйлый-уйлый,

Йоклый алмый ана төннәрен,

Балалары белән бергә

Уздырсын ул картлык көннәрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев