Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Бәхет тәме

"Нинди була икән бәхет?"- диеп, Балам миңа сорау яудырды. Ике моңсу күзен миңа төбәп, Аптырашта мине калдырды. Бизмәннәргә аны булмый салып, Кибетләрдә бәхет сатылмый. Кулларыңа булмый аны алып, Йолдыз булып күктән атылмый. Зурысы да булмый, кечесе дә, Күрер күзгә һичтә күренми. Матурмы ул әллә, татлымы ул? Бер караудан гына беленми....

"Нинди була икән бәхет?"- диеп,

Балам миңа сорау яудырды.

Ике моңсу күзен миңа төбәп,

Аптырашта мине калдырды.

Бизмәннәргә аны булмый салып,

Кибетләрдә бәхет сатылмый.

Кулларыңа булмый аны алып,

Йолдыз булып күктән атылмый.

Зурысы да булмый, кечесе дә,

Күрер күзгә һичтә күренми.

Матурмы ул әллә, татлымы ул?

Бер караудан гына беленми.

Сөенеп барыр синең эшең булса,

Көтеп торса сине гаиләң.

Сау-сәламәт балаларың туса

Була икән бәхет, мин беләм.

Туганнарың булса, сау-сәламәт,

Бүлешергә синең бәхетне.

Алтын-көмешләргә алыштырма,

Эшләп тапкан бәхет кадерле

Изге киңәшләрне бирәм сиңа,

Бул син, балам, бул син бәхетле.

Үз бәхетең синең үз кулыңда,

Сатып алып булмый бәхетне.

Эшләп тапкан бәхет кадерле. (ноябрь, 2017)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев