Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Фәридә Сәхәбиева (Гәрәева) — «Шигърият көне бүген!»

Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Шигърият көне бүген!

Шигърият көне бүген,
Язам әле шигырьләр.
Күңелемнең тирәнлеген
Дускайларым белерләр.

Шигърият көне бүген,
Каләм уйный кулымда.
Олы җанлы шагыйрәләр
Маяк минем юлымда.

Шигърият көне бүген,
Күңел сандыгым ачык.
Уй-хисләремне өләшәм -
Ятмасын алар качып!

Шигърият көне бүген,
Кояш сибә нурларын.
Кошлар сайрап каршы ала
Илем язучыларын.

Шигърият көне бүген,
Күңел болынымда туй.
Чәчәкләрнең ниндие юк -
Барсын кочагыңа җый!

Шигърият көне бүген -
Тукай, Җәлил бәйрәме.
Шигырь аша бүләк итәм
Гөлләмәләр бәйләме.

Шагыйрь дусларыма теләк:
Кулларыгыз талмасын!
Иҗатыгыз чәчәк атсын,
Каләмегез армасын!

Фәридә Сәхәбиева ( Гәрәева)
21.03.2024
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев