Фәүзия Шәйхетдинова шигырьләре
Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез
Җиңү бәйрәме
Күңелләрне җилкендереп
Җиңү бәйрәме җитә.
Барыбызны сөендергән
Шатлыклы бәйрәм көтә.
Илебезнең олысы, кечесе
Ашыгырлар һәйкәл янына.
Сөенерләр батырыбыз яулаган
Бөек җиңуле бәхет язына .
Һәйкәлләргә уеп язылган
Мәңге онытылмас батырлар.
Алар безнең күңелләрдә
Сүнмәс йолдыз булып балкырлар.
Алар бит көрәшкәннәр
Безнең азатлык өчен. Аямыйча гомерләрен
Кызганмыйча бар көчен.
Аларның батырлыгын
Онта алмас беркемдә.
Рәхмәтлебез без аларга
Рәхәт үткән һәр көнгә.
Батырларыбызны хөрмәтләп
Һәйкәлләргә чәчәк салабыз.
Аларның батырлыгын
Һәрчак искә алабыз.
Бабам теләге
Бүген төшемә бабам керде
Сагынганны ахры, белде.
Яныбызда ак күгәрчен очты
Бабам килеп, иңнәремнән кочты.
Балам,-диде, тынычлык өчен
Көрәштек без ачы сугышларда.
Яшәсәгез иде рәхәт итеп,
Бәхетле, тыныч тормышларда.
Без күргән авырлыкны
Сезгә күрергә язмасын.
Аяз күк йөзләребезне
Болытлар капламасын.
Бабам белән булган төшемнән
Кояш нуры назлап уятты.
Якты булып, матур булып
Тынычлык таңы атты.
Бу таңнар өчен бабайларга
Без мәңгелек бурычлы.
Батыр бабаларыбыз булганга
Без бәхетле, матур тормышлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев