Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Фәридә Сәхәбиева - "Яз килә"

Якташ һәм үзебездә яшәүче язучылар һәм шагыйрьләр, язучылар иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез



Яз килә газиз туган ягыма,
Җылы кояш сибә нурларын.
Кочагына алып, назлап кына
Эретә ул кышның карларын.

Түбәләрдән тып- тып тамчы тама,
Матур көен көйләп җай гына.
Сыерчыклар моңлы аваз сала,
Шуларга да күңел назлана.

Йөрәкне иркәләп кояш чыга,
Таң атканда нурлар таратып.
Талгын гына искән җилләрне дә
Кочаклыйсы килә яратып.

Яз сулышын тоеп, табигатем
Яшелләнеп тиздән яңарыр.
Яшь бөреләр уянгач йокыдан,
Хуш исләр һавага таралыр.

Чәчкәгә күмелер туган җирем,
Шат аваз колакны иркәләр.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Тусын иде матур иртәләр.

Шушы гүзәллеккә шөкер итеп
Яшик әле сөеп- сөелеп.
Туар көннәргә чиксез куанып,
Гомер юлын узыйк сөенеп.
Фәридә Сәхәбиева ( Гәрәева) 23.03.2022

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев