Гөлнара Әхмәтшина сүзе. Фәрит Аббясов көе Һәм башкаруында. Демо версия.
-
"Киек казлар"
Сөю урманына кергән идек,
Исеңдәме ямьле язларның?!
Көзләреңдә ялгыз тыңладым мин
Моңлы җырын киек казларның.
Кушымта
Казлар каурыенда китте микән,
Миңа булган сөю хисләрең?
Язын парлап кабат алар кайтыр,
Мин нишләрмен инде, нишләрмен.
Туган минутларда языламы,
Без үтәсе тормыш, язмышлар?!
Яшәгез сез парлап киек казлар
Ясамагыз бездәй ялгышлар.
Җылы язда каршы алырбызмы,
Туган якта киек казларны?!
Әй,кешеләр, зинhар жәлләмәгез
Сөйгәннәргә сөю назларны.
Калдырмагыз зинhар сөйгәннәрне
Ялгыз казлар кебек күлләрдә.
Тоймасыннар сөйгән ярлар үзен,
Сулган чәчәк кебек чүлләрдә.
Нет комментариев