Гөлнара Әхмәтшина - "СӨЙДЕМ, ЯНАМ, ЯРАТАМ..."
Сибелә чәчәк

Гөлнара Әхмәтшина - "СӨЙДЕМ, ЯНАМ, ЯРАТАМ..."

Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруы дәвам итәбез

  • СӨЙДЕМ, ЯНАМ, ЯРАТАМ...

    Сөйдем, сөелдем, сөелеп
    Яшим бүгенге көндә.
    Кояш кебек янам көндез,
    Ай булып балкыйм төндә.

    Янам, яндырдым, һаман да,
    Яндырам йөрәгеңне.
    Кайнар тыныңнан сизәм лә,
    Яратып йөргәнеңне.

    Яраттым һәм яратырмын,
    Әгәрдә яраттырсаң...
    Дөресме сөюләрең?-дип,
    Күземә карап торсаң.

    ГөлӘхмәт.


Нет комментариев